Татар интернет-порталлары, медиа-белгечләр, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм экспертлар вәкилләренең һөнәри берләшмәсе.
Татар порталлары берлеге Петербург татар медиафорумы-2021 нәтиҗәләре буенча оештырылган.
Миссия: татар интернет-порталларын, медиа-проектларны, блоглар төзү, үстерү һәм хезмәттәшлеге һәм татар-телле социумга мәгълүмати ярдәм күрсәтү.
Максатлар:
- Аралашу, танышу, яңалыклар, фикер алышу, белем һәм тәҗрибә алмашу.
- Берлекта катнашучыларны һәм гомумән социумны һөнәри үстерү һәм агарту.
- Экспертлар белән социаль әһәмияткә ия темалар буенча фикер алышу мәйданчыгы.
- Идея генерациясе һәм аларны медиа киңлектә һәм социумда тормышка ашыру.
- Партнерлык һәм хезмәттәшлек, проектларны алга җибәрүдә ярдәм.
Принциплар: эшчәнлекнең ачыклыгы, фикерләрнең ирекле әйтелеше, экспертлык, социаль ориентация, хезмәттәшлеккә, синергия әзерлеге.
Безнең проектлар:
- Татарча «Әйттем бит» подкасты
Telegram-чатта татар телендә аралашабыз (һәм бераз рус телендә).
Онлайн-очрашулар (һәр ай) белгечләр докладлары белән һәм актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алышу (ирекле дискуссия).
Социаль челтәрләрдәге пабликлар (VK, OK, IG) һәм Telegram-канал.