«Әйттем бит» подкастының беренче чыгарылышы


Иң беренче чыгарылышның эш атамасы “татар футболы” иде – Татарстанда футбол бармы, республиканың танылган футбол командасы татарлык өчен ниләр эшли, татар җанатарларына ни җитми – менә шул хакта сөйләшәбез.

Җанатар – Сәйдәш Мифтахов (“Рубинкаем”)

Җанатар түгел – Римма Гомәрова (SkyTat)

Редактор: Равил Закиров (Татар порталлары берлеге)

Подкаст исеме бу чыгарылыш өчен бик урынлы булды – безнең сөйләшүдән соң Сәйдәш инде әллә ничә интервью биреп, фан-проектын танытырга өлгерде, “Рубин” да әкренләп татарча сөйләшә башлады. Әйттек бит татарча кирәк, дип! 🤗

Ниһаять, Аллаһка тапшырдык! Футбол белән кызыксынмасагыз да, Татарстан футболының ни хәлдә икәнен Сәйдәш биредә җиңел генә аңлатып сала. 

«Әйттем бит» – татарларны кызыксындырган актуаль темаларга аралашу ноктасы. Җиңелчә, дусларча, татарча.

Әлеге подкаст SkyTat сөйләм клубы һәм Татар порталлары берлегенең уртак проекты.

Рәхәт эфирлар!

Telegram: https://t.me/eittembit

Podster: https://eittem-bit.podster.fm


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

YouTube
Instagram
Telegram
VK
VK
OK