5 март, якшәмбе, татарча милли тәрбия һәм башлангыч белемгә багышланган онлайн конференция узды


Чарада Рәсәй, Казакъстан, Төркия, Америкадан педагоглар, ата-аналар, җәмәгать активистлары катнашты. 

Иң җитди чыгышларның берсе Казакъстанның “Ана өе” (“Дом мамы”) проекты хакында булды –  иҗтимагый фонд мөдире Анар Рәхимбаева республикадагы яшь аналарга ярдәм итү программасы сөйләде. Төркиядә яшәүче дүрт бала анасы, балалар китабы авторы Зилә Нәҗип баланы татарча сөйләшү генә түгел, ә фикерләргә дә өйрәтү тәҗрибәсен үз гаиләсе мисалында аңлатты, татарча мохит булдыру өчен кулланылган ресурслардан Татар китап нәшрияты басмаларын, онлайн Alima academy мәктәбен атады. “Нәни умарта” тел мәктәбе авторы Лилиана Сафина (Мәскәү) балаларга тел өйрәтү ихтыяҗын тудырыр өчен ата-аналарның милли үзаңын үстерү өстендә эшләү мөһимлеген ассызыклады, Скайтат.Балалар һәм Скайтат.Нәни онлайн сөйләм клубы модераторы Алсу Усманова (Норлат) тел проектларының эш методикасы белән таныштырды, балалар белән бер телдә аралашу кирәклегенә басым ясады. Туган телне сеңдерүнең тагын бер ысулын педагог Дамира Гәрәева (Казан) тәкъдим итте – ул тыңлаучыларга үзе булдырган “Артбук” иҗат китабы турында сөйләде. 

Иң соңгы һәм иң киң кайтавазлы чыгышларның берсе милли кием остасы Мәдинә Мәхмүтованың (Казан) мәгариф системасынңа милли компонент булдыру үзенчәлекләре хакындагы кыска лекциясе булды. Ул, мисал буларак, кибетләрдә милли уенчыклар кытлыгы мәсьәләсен дә күтәрде.

Ике сәгатьтән артык дәвам иткән конференциянең йомгаклау өлешендә, эксперт буларак, “Идел” яшьләр үзәге (Казан) җитәкчесе Зөлфия Ибләминова чыгыш ясады – үзәкнең төбәкара эшчәнлегеннән тыш, ул татар телен өйрәнүдән мәхрүм балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән бүлеште.

Конференцияне оештыручы Татар порталы берлеге активистлары милли тәрбиядә заманча ысуллар куллануга багышланган конференцияләр сериясен булдырырга тәкъдим итте. Алар берничә телгә тәрҗемә белән тәэмин ителәчәк һәм беренче очрашуда күтәрелгән мәсьәләләрне чишү юлларын эзләүгә багышланачак.


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

YouTube
Instagram
Telegram
VK
VK
OK