Татар порталлары берлеге туган телләрне укытуга багышланган конференция уздыра


2023 елның 23 апрелендә Татар порталлары берлегенең татарча тәрбия һәм белем бирүгә багышланган икенче онлайн конференциясе узачак. “Татар теле. Урта һәм югары белем» конференциясендә Рәсәйнең төрле төбәкләрендә татар теле укытучылар, мәктәп мөдирләре, заманча дәреслек авторлары, ата-аналар, югары уку йортлары студентлары һәм тел активистлары катнашачак.

Программа:

15:05 Сәламләү

15:10-15:20 Рашат Якупов (selam.tatar): Татар телен укытуда «Сәлам» яңа буын дәреслеге

15:20-15:25 Сорау-җавап 

15:25-15:35 Алия Минһаҗева (utalents.ru)

15:35-15:40 Сорау-җавап 

15:40-15:55 Ландыш Латфуллина (МПГУ, Әдәби институт, ВШЭ): Мәскәү югары уку йортларында татар телен өйрәнүнең әһәмияте

15:55-16:00 Сорау-җавап 

16:00-16:15 Артур Галиәхмәтов («Адымнар-Түбән Кама»): Күптелле мәгариф: туган телне өйрәнүдә яңарыш чаткылары

16:15-16:20 Сорау-җавап 

16:20-16:35 Гөлнара Шакирова (Иваново): Полилингвистика. Татар телен өйрәнүнең стимуллары

16:35-16:40 Сорау-җавап 

16:40-16:55 Айнур Әхмәтов (ТатПрофи)

16:55-17:00 Сорау-җавап 

17:00-17:15 Раил Гатауллин (Белем.ру): Урта һәм югары белем алганда татар телендә файдалы интернет-ресурсларны куллану

17:15-17:20 Сорау-җавап 

17:20-17:35 Ленария Мөслимова («Ачык Университет»): Ачык университет — мөмкинлекләр һәм социаль мобильлек тигезлеген арттыру ысулы буларак

17:35-17:40 Сорау-җавап 

17:40-18:00 Нәтиҗәләр

18:00 Тәмам

Урыны: ZOOM (zoom.us) платформасы

Датасы: 2023 елның 23 апреле

Вакыты: 15:00 – 18:00

Оештыручылар: “Татар порталлары берлеге”

Модератор: Римма Гомәрова

“Татар порталлары берлеге” – татар интернет-порталлары вәкилләрен, медиа-белгечләрне һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштерүче һөнәри берләшмә.

Берлек 2021 елда Петербург татар медиафорумында төзелде.

Эшчәнлек юнәлеше: шундый ук порталлар булдыру һәм үстерүдә ярдәм күрсәтү.

Киләсе конференциядә күтәреләчәк сораулар: Мәгариф учреждениеләрендә туган телләрне өйрәтү ник мөһим? Укучыларның татар телен өйрәнүгә ничек рухландырырга? Мәктәптән соң татар телен өйрәнүне ничек үстерергә? Татар телен кайсы тармакларда кирәк булачак?

Тыңлаучы буларак катнашу өчен алдан язылырга кирәк. Очрашуга сылтама теркәлүчеләргә шәхсән таратылачак.


5 комментариев на «“Татар порталлары берлеге туган телләрне укытуга багышланган конференция уздыра”»

Добавить комментарий для Рәзинә Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

YouTube
Instagram
Telegram
VK
VK
OK