Әйттем бит: Сәяхәтләр турында


Ниһаять, көтеп алынган чыгарылыш 🤗

«Әйттем бит»

Сәяхәтләр турында блогер Азат Кашапов белән сөйләштек. Азат башта ук «Башкаларга да файдалы булсын», диде. Һәм подкастка килүен татарча күбрәк сөйләшергә теләве белән аңлатты. Бу сөйләм практикасы өчен яздырылган беренче подкаст, ахры 🤗

Үзегезгә уңайлы ресурслардан тыңлагыз:

Spotify | YouTube | Яндекс Музыка | VK | RuTube | Podster | Apple Podcasts | Google Podcasts 

00:10 Азат белән таныштырабыз (ярым җитди, ярым шаяру)

03:04 Беренче загран

05:30 Work&Travel тәҗрибәсе

06:48 Туристларга карата иң дустанә илләр рейтингы (Азат фикеренчә, иң шәп ике ил)

08:50 Риммадан төрек теле буенча беренче дәрес

10:45 Читтә Татарстанны беләләрме? 

13:15 Сәяхәтләр нигә кирәк?

19:13 Кабат Work&Travel һәм бу подкаст ни өчен яздырыла? 

25:27 Казанда кем белән татарча сөйләшергә?

28:00 Сәяхәтчеләр клубында ни хакында сөйләшергә була?

29:30 Ник Инстаграмда татарча язмыйсың яки Азатның шигыре турында

30:40 Сәяхәтчеләр һәм ютуб

32:09 Инстаграм-битлек ясау тарихы

34:00 Казанны сагынучылар өчен VR-күзлекләр

Алып баручы – Римма Гомәрова (SkyTat)

Редактор – Равил Закиров (Татар порталлары берлеге)

Әлеге проект SkyTat сөйләм клубы һәм Татар порталлары берлеге тарафыннан башкарыла. Һәр чыгарылышта кунакларыбыз белән актуаль темаларга дусларча сөйләшәбез, фикер алышабыз. Кызыксынган темаларыгыз яки ишетәсе килгән спикерларыгыз булса, рәхим итеп комментарийларга языгыз! 

Игътибарыгыз, ошатуыгыз, дусларыгызга таратуыгыз өчен рәхмәт!


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

YouTube
Instagram
Telegram
VK
VK
OK