«Әйттем бит» подкастында беренче мәртәбә офлайн чараның аудиоязмасын тәкъдим итәбез. Әлеге әңгәмә август аенда Казанда, «Печән базары» фестивале кысаларында узды. Татар телен өйрәтүче төрле платформа авторлары, аларны кулланучылар татар телен өйрәнүнең төрле ысуллары хакында фикер алыштылар.
Әңгәмәдә катнашучылар:
- Данил Идиатулин – SkyTat проекты җитәкчесе
- Александра Казакова – татар телен мәктәптә өйрәнгән
- Анастасия Макарова – җырчы, татар телен индивидуаль рәвештә өйрәнә
- Камиля Замалетдинова – «Иделия» мәктәбе укучысы
- Тимур Чиняев – SkyTat резиденты
- Гөлфия Габдуллаҗан – мөгаллимә, «Нурбай» кушымтасы методисты
Модератор – Скайтат.Балалар онлайн мәктәбенең «Алсу апа»сы, радиожурналист Алсу Госманова.
Spotify | YouTube | Яндекс Музыка | VK | RuTube | Podster | Apple Podcasts | Google Podcasts | Telegram
Әлеге проект SkyTat сөйләм клубы һәм Татар порталлары берлеге тарафыннан башкарыла. Һәр чыгарылышта кунакларыбыз белән актуаль темаларга дусларча сөйләшәбез, фикер алышабыз. Кызыксынган темаларыгыз яки ишетәсе килгән спикерларыгыз булса, рәхим итеп комментарийларга языгыз!
Игътибарыгыз, ошатуыгыз, дусларыгызга таратуыгыз өчен рәхмәт!
Один комментарий на «“Әйттем бит: Мин татар телен ничек өйрәндем?”»
Хаерле кич!!! Безгэ яхшы булды. Дуртенче класска кадэр Ульяновск елкэсе, Лабитово авылында татарча укыдык. Сигезенче классны бетергэч татар теле hэм эдэбияттан имтихан биреп чыктык. Минем апалар сигез классны татарча укып, ж,эяу 25 км.Елховкада ереп, руссча сейлэшэ дэ белмичэ 10 классны бетереп, ечесе дэ Куйбышевта институт бетерделэр.