«Татар телендә урта һәм югары белем» очрашуы пост-релизы


23 апрельдә Татарстанда һәм Татарстаннан читтә татар телен укыту тәҗрибәсе һәм предметларның икенче конференциясе булды. Чарада укытучылар, мәктәп мөдирләре, татар телле ата-аналар һәм тел активистлары катнашты. Конференция Татар теле көне алдыннан узды.

Татар порталлары берлегенең онлайн мәйданчыгында мәктәп, югары уку йортлары һәм мәгариф программалары вәкилләре татар телен укыту өлкәсендә агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар һәм укучыларны мотивацияләүдә тупланган тәҗрибә белән уртаклаштылар.

Татар телендә тәрбия һәм белем бирүгә багышланган икенче онлайн конференциядә “Сәлам” яңа буын дәреслекләре авторы Рашат Якупов, “Талантлар университеты” платформасы администраторы һәм КФУ студенты Алия Минһаҗева, Мәскәү дәүләт университеты филология институтының гомуми тел белеме кафедрасы доценты, Әдәбият институты һәм Югары икътисад мәктәбе мөгаллиме, дәреслекләр авторы Ландыш Латфуллина, Түбән Кама шәһәренең “Адымнар” полилингваль мәктәбе мөдире Артур Галиәхмәтов, Иваново шәһәренең “Чебиләр” мәктәбендә татар теле укытучысы Гөлнара Шакирова, eshlim.tatar платформасы авторы Айнур Әхмәтов, Белем.ру ресурсына нигез салучы Раил Гатауллин һәм “Ачык Университет” проекты авторларының берсе Ленария Мөслимова катнашты. Чараның модераторы буларак SkyTat тел клубы координаторы Р.Гумирова чыгыш ясады.

Рашат Якупов хәзерге дәреслекләрнең эчтәлеген һәм мөмкинлекләрен тасвирлады. Түбән Каманың “Адымнар” мәктәбе мөдире Артур Галиәхмәтов полилингваль уку йортында белем бирүдә телләрнең куллану микъдаре белән таныштырды һәм чит шәһәрдән укучыларны кабул итү турындагы сорауларга җавап бирде. Иваново шәһәрендә татар телен укытучы Гөлнара Шакирова башка телле төбәкләрдә укучыларны мотивацияләү методикасын тәкъдим итте. Өстәмә белем ресурслары сыйфатында “Ачык университет” һәм “Белем.ру” онлайн-ресурслары тәкъдим ителде. Татар телле белгечләр һәм эш бирүчеләр өчен интернет-рекрутмент идеясы авторы Айнур Әхмәтов хәбәр иткәнчә, яңа сервис татар телле хезмәтләр күрсәтүне сораучылардан йөзләгән гариза алган. Ландыш ханым Латфуллина МПГУда татар телен укыту тарихы, Мәскәү төбәгендә татар телен өйрәнү өчен дәреслекләргә ихтыяҗ арту  турында сөйләде. КФУ студенты Алия Минһаҗева үзе белем алган  уку йортларында уку процессында һәм укудан тыш аралашуда татар телен куллану шартларына күзәтү ясады. Катнашучыларның чыгышлары татар телен өйрәнүне стимуллаштыруның актуаль мәсьәләләренә, укытуның заманча ысуллары, уку процессын оештыру үзенчәлеклшре, татар телле белгечләр өчен карьера мөмкинлекләре һәм киләчәктә үзара хезмәттәшлек перспективасына багышланган иде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, икенче конференция Татар порталлары берлегенең традицион конференцияләре өчен үзенчәлекле драйвер булды. Бер яктан, катнашучылар үз техник базаларындагы (базаны яңарту, сайтларның эшен яхшырту) көтелгән үзгәрешләр турындагы хәбәрләр белән бүлештеләр, махсус тел дәреслекләре буенча фикер алышуга кушылдылар, ә икенче яктан — конференциядә тәкъдим ителгән проектлар арасында хезмәттәшлек идеяләре тәкъдим ителде.

Дискуссия кысаларында экспертлар тел укыту эшләренең актуаль хәле турында фикер алышуның белем бирү системасын туган телләрне укыту мәсьәләсендә үстерүгә турыдан-туры өлеш кертә алуы турында үз фикерләре белән уртаклашты. Фикер алышуда Татарстан мәдәният министры ярдәмчесе Айрат Фәйзрахманов, Татар порталлары берлеге җитәкчесе Равил Закиров һәм башкалар катнашты. Шулай ук киләчәктә нинди дә булса күләмдә татар телен укытучы Россия ВУЗ һәм СУЗларының белешмәлеген төзергә, киләсе конференцияләрне татар телендә өстәмә белем бирү чараларына, татар телен җирле һәм халыкара бизнес һәм фәнни тикшеренүләр өлкәсендә коммуникация чарасы буларак куллануга багышларга кирәк, дип билгеләп үтелде.

Презентацияләр:

  • Алия Минһаҗева, «Татарча белем алу тәҗрибәсе» (PDF)
  • Ландыш Латфуллина, «Мәскәү югары уку йортларында татар телен өйрәнүнең әһәмияте» (PPT)
  • Артур Галиәхмәтов, «Күптелле мәгариф: туган телне өйрәнүдә яңарыш чаткылары» (PPT)
  • Гөлнара Шакирова, «Полилингвистика. Татар телен өйрәнүнең стимуллары» (PPT)
  • Раил Гатауллин, «Урта һәм югары белем алганда татар телендә файдалы интернет-ресурсларны куллану» (PPT)
  • Ленария Мөслимова, «Ачык университет — мөмкинлекләр һәм социаль мобильлек тигезлеген арттыру ысулы буларак» (PPT)

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

YouTube
Instagram
Telegram
VK
VK
OK